ТР Министрлар Кабинетының 2016 нчы елның 14 нче мартта чыккан 138 нче номерлы карары нигезендә кәҗәләр үрчетү өчен субсидияләрнең размеры һәм аларны алу тәртибе чыкты.
Карарның төп таләбе: ул кәҗәләрне кәҗә үрчетү статусы булган заводлардан һәм репродукторлардан алырга кирәк.
Һәр шәхси хуҗалыкка 5 кәҗә алырга мөмкин, шулай булганда аның өчен 8 мең күләмендә субсидия түләнәчәк.