БДИ ны вакытыннан элек бирү башланды

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген бөтен Россия буенча бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан элек бирү башланды.Ул 11 нче сыйныф һәм алдагы елларда бетереп чыккан яшьләрнең алдан ук имтихан бирүе дип атала. Аның сроклары – 21 марттан 23 нче апрельгә кадәр.

Аның йчен Казан шзһәренең авиатөзелеш районында бердәнбер пункт 37 нче номерлы гимназия эшләячәк.

Анда быел 19 муниципаль районнан 14 предмет буенча 339 кеше катнашачак.

Имтихан эшенә 18 дәүләт надзоры комиссиясе, 46 күзәтүче, 83 эксперт тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International