Кем соң ул авы фелдшеры? Ул – авылдагы авыруның диагнозын дөрес куеп, аны дәвалаучы бердәнбер кеше.
Авыл ФАП ында үз җилкәсенә бөтен тирә-як авыллардагы авыруларның юнәлешләрен белеп, алар өчен җаваплылык тоеп, армый-талмый эшләүчеләр генә булдыра ала.
Шундыйларның берсе – Яр Морквашы фнельдшеры Татьяна Васильева.
Бу мөлаем хатын монда әле күптән түгел генә эшли. Ләкин инде ул халык арасында авторитет яулап өлгерде. Ул якын тирәдәге 6 авылны дәвалый, авылдашларына карата игътибарлы һәм сабыр, алар белән яхшы мөгалләмә кора белә. Алар да аны хөрмәт итәләр.
Ул авыруларның өйләренә йөрергә дә, белдерүләр эләргә дә, телефоннан хәлләрен сорашырга да өлгерә.
Татьяна Васильева үз профессиясен ярата. Чөнки ул кешеләрне сөя, аларны кайгырта.
Эшендә уңышлар телик аңа!