Хокук бозуларны профилактикалау

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Район рокуратурасы һәрвакыт балигъ булмаган балалар арасындагы хокук бозу очракларына каршы профилактика уздыра.

Бүгенге көндә яшь буынны яхшы үрнәктә тәрбияләү проблема булып кала бирә. 2015 нче елда гына да районның балигъ булмаган балалары арасында 4 административ хокук бозу, 4 җинаять эшләнгән, 4 җинаять эше ачылган. Аларның күбесе - урлау һәм чит машинаны куу.

Прокуратура мондый очракларда тәрбия органнарын да бу эшкә тартып, профилактик аңлату, кисәтү  эше алып бара.

Шунысы кызганыч, балаларның җинаятен ата-аналар кире кага, бу эштән читләшә, бала турында уйламый, үз җаваплылыгын танымый.

2016 нчы елда прокуратура тагын бер җинаятҗ эше ачып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International