Бүген районның картлар һәм инвалидлар интернатына “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” членнары килеп китте. Югары Ослан мәктәбе укучылары һәр кешенең күңеленә ятыш җырлар җырлады, элеккеге җырларны искә төшерде, матур теләкләр теләде. Бар кешегә дә күңелле булды.
Ахырдан балалар олыларгаз куллары белән ясаган йөрәк формасындагы кулоннар өләштеләр. Бу бүләк “Йөрәктән – йөрәккә” күчеп, авыр тормыш мизгелләрен оныттырып, җылы таратсын!
Олыларны һәрвакыт хөрмәт итик!