Кичә Килди авылы клубында районның 85 еллыгына багышлап тарих сәгате уздырылды. Аның максаты гади генә әйберләргә саклык һәм хөрмәт белән карау. Туган ил тарихына, аның традицияләренә мәхәббәт уяту.
Татьяна Зинонова балаларны һәрбер экспонат белән таныштырды, әби-бабайларның көнкүрештә кулланган предметлары турында сөйләде. Укучылар аны бик кызыксынып тыңладылар. Бу тарих сәгате аларның күңелләрендә озак уелып калыр.