Мәртәбәле конкурста җиңү

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

21 нче мартта Казанда XIV нче Халыкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе булып узды.

Бу мәртәбәле конкурста Татарстан, Чуваш Республикасы, Башкортостан, Оренбург өлкәсеннән 350 эзләнү-тикшернү проекты катнашты. Беренче этаптан соң шуларның 126 иң яхшыларын сайлап алдылар. Икенче этапка узган Октябрьский мәктәбе укучысы Фазылҗанова Алсу (Җитәкчесе Шарипова Н.И.) “Яшел патруль” исемле проектын яклап, 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Укытучысын да Алсуның үзен дә җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International