Бүген район культура йортында аларның профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм инде 2007 нче елдан бирле Россия Президенты Указы белән игълан ителгән һәм Татарстанда да аңа дәүләт статусы бирелгән.
Бу көнне Югары Ослан районында да сәнгать әһелләрен, музей, китапханә, иҗат төркемнәрен, сәнгать мәктәпләрен котлау уздырыла.
Бәйрәмнең пленар өлешен культура бүлеге башлыгы М.Назарова ачып җибәрде.
Аның отчетын Нина Морозёнкова, Анжелика Решетова, Роза Мукаева, Людмила Хуртина дәвам итте.
Хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары С.Осянин котлады.
- Сез районның үсешенә кеше потенциалын ачуда, аның тормышын матурлату, күңелен ямьләндерү, киләчәккә өмет уяту өстендә армый-талмый хзмәт итәсз. Сез – үз эшегезнең фанатлары. Сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул.
Район башлыгының Рәхмәт хатын, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын түбәндәгеләргә өләштеләр:
- Сергей Плеханов – инвалидлар һәм ветераннар рәисе;
- Наталья Саттарова – Мәгариф бүлеге методисты;
- Дмитрий Морозов – Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы;
- Виктор Бурдин – Килди авыл җирлеге башлыгы;
- Валентина Матвеева – Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы;
- Николай Скарлухин – Олы Мәми. авыл җирлеге башлыгы.
Барлык культура хезмәткәрләренә чәчәк букетлары бүләк иттеләр.