23 нче марта район башлыгы М.Зиатдинов Казан Кремлендә ТР Президенты Р.Миннеханов катнашында узган республиканың куркынычсызлык Советы утырышында катнашты.
Аның эшендә Президент киңәшчесе М. Шәймиев, авыл хуҗалыгы Министры М.Ахметов, ТР ның куркынычсызлык Советы секретаре А.Шәфигуллин катнашты.
ТР Президенты Р.Миннеханов РФ Президентының Федераль җыенга җибәргән юлламасына басым ясап, эчке базарда үз илебез товарларын гына кертүне таләп итүен белдерде. Моның өчен производствоның заманча технологияләрен булдырырга, авыл хуҗалыгы товарларын яңадан эшкәртүне күздә тотарга, чүчү орлыкларын һәм терлекнең нәселен дә алыштыру зарурлыгы турында әйтте.
Ә бездә әле фальсификацияле товарлар бик күп икәнлегенә басым ясады.