Бу конкурсның иң төп таләбе – кәләш кияүдә булырга тиеш. Быел конкурста 2005 – 2015 нче еллар аралыгында кияүгә чыккан хатын – кызлар катнаша ала.
Буе, гәүдәсе, авырлыгы – берсе дә әһәмияткә ия түгел!
Конкурста үзенең тормыш юлын зөбәрҗәт туйга кадәр илтә алучы кәләш җиңәчәк.
Бу фестивальдә Татарстанда җиңеп чыгучы Россиядә катнашачак. Быел ул Төмән шәһәрендә узачак.
Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 2 нче апрельгә кадәр https://vk.com/festival_nevest_tatarstanсайтында һәм nevestaRT@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.