23 нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә I Бөтенрәссәй Пушкин укулары үтте. Укуларның оештыручылары булып, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы, Пушкин тыюлыгы, Рәссәйнең гимназия союзы тора.
Конкурска 1563 эш тәкъдим ителде. Икенче турга 800 эш үтте, шулар арасында Югары Ослан гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Плохов Денисның «Образ Парижа в повести А.С.Пушкина «Пиковая дама» исемле фәнни эзләнү эше дә бар иде (җитәкче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Т.Н). Дениска жюрилар тарафыннан сораулар булмады, һәм ул 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!