Узган атнада халыкка ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларын районның Туган якны өйрәнү музеена алып бардылар.
Балалар 6 Советлар Союзы Геройларына багышланган күргәзмәне карадылар, инвалидлар һәм сугыш ветераннары берлеге рәисе С.А.Плеханов белән очраштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Ахырдан музейның барлык заллары буйлап экскурсия ясадылар. Сувенирлар да алып кайтып китте алар.