Ярдәмегез өчен рәхмәт!

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Авырып ятучы Татьяна Баймяшкинага ярдәм күрсәтүче һәр Ямбулатово кешесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ямбулатово кибетләренә урнаштырылган урналарга 4000 нән артык акча җыелган иде. Алар барысы да адресатына барып иреште.

Кешеләр гадәттә алар керткән аз гына ярдәм бернәрсәне дә үзгәртми дип уйлыйлар. Нәрсә инде ул 100-200 сум акча?, ә күбрәк бирергә мөмкинлек юк... Шуңа күрә кайберәүләр кырыйдан карап үтеп тә китә. Алай түгел шул! Тормыштагы бар нәрсә дә мөһим. Анадан башка – бала юк. Чәчәктән башка – алан юк. Ярдәмнән башка – ӨМЕТ юк!

Татьяна Баймяшкина:

Мин миңа ярдәм кулы сузган һәрберегезгә рәхмәтемне белдерәм. Санаулы көннәр калгач кына тормышның аллаһы тәгалә бүләге икәнен аңлыйсың. Яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International