Хөрмәтле культура хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Бу көн - музей, китапханә,сәнгать мәктәпләре, театр белгечләре, авыл клублары хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары бәйрәме.
Сез безне дөнья матурлыгын күрергә, яхшырак, акыллырак булырга өйрәтәсез. Һәр көнне матурлыкка, яңалыкка өндисез.
Сезгә кешеләргә яктылык, районның культура хәзинәсенә үсеш кертүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең талантыгыз, сәнгатькә мәхәббәтегез халык күңелендә урын табар дип уйлыйм.
Сезгз бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади потенциал, сәламәтлдек һәм уңышлар теләп калам!
Хөрмәт белән, район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов.