Быел районның 85 – еллыгына багышланган чаралар бара. Шул исәптән кичә Коргуза культура йортында “Без район белән бер яшьтә” дигән очрашу булып узды. Анда юбилярлардан Гущина Наталья Евдокимовна, Евграфова Александра Павловна, Шилина Елена Ивановна и Гатилов Павел Михайлович чакырылган иде.
- Безне район белән күп нәрсәләр бәйли, барлык шатлылар, авырлыклар, җиңүләр, язмышлар шул районда узды, -дип мөрәҗәгать итте юбилярларга кичәне алып баручы Татьяна Назарова. Чара вакытында тормыштан алынган презентацияләр күрсәтелде, аларның мәктәп еллары, бәйрәмнәр, вакыйгалар – бар да бар иде анда.
Авыл җирлеге башлыгы В.Карасев бик җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Соңыннан матур концерт булды.