Юрий Камалтынов әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясе алдан ук тавыш бирүне оештыра торган бердәнбер политик партия. Мондый традиция 2009 нчы елда башланган. Аның процедураларында гына үзгәрешләр бар.
Хәзер “партия эчендәге” дигән сүз юк, бар да партияләрдә дәүләт Думасына кандидатлар сайлана.
Элек без кайсы партия өчен кем сайланганын ачыктан-ачык белеп тора идек, сайлаучылар исемлеге дә төгәл билгеле иде.
22 нче майда булачак сайлауларга без бар халыкны чакырабыз, нинди партиядән, кайсы иҗтимагый оешмадан икәнлегенә дә басым ясамыйбыз, - ди Ю.Камалтынов.