Бүген район башлыгы М.Зиатдинов җитәкчелегендә районның 85 – еллык юбилеена багышланган оештыру утырышы булып узды.
Беренче сорау буенча (районның юбилеена нинди чаралар каралган) район башлыгы җитәкчесе С.Осянин чыгыш ясады.
Оештыру чараларына районның атказанган кешеләре турында мәгълүматлар җыю, аларны бүләкләү, тарихи вакыйгаларны барлау, культура өлкәсендәге төрле чаралар, газета битләрендәге хроникалар һ.б, һ.б. лар керә.
Юбилей логотипы белән Зәкиулла Мингазов чыкты, аны сайтта урнаштырырга килештеләр.
Барлык службаларга да йөкләмәләр бирелде.