Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Куралово авыл җирлегендә язгы ташудан саклану чаралары турында киңәшмә үткәрде.
Без су ташуына әзерме соң әле?
Саклык гарнизоны башлыгы Э.Пестоав әйтүенчә, моңа хәзерлек бара, ярдәм күрсәтү отрядларының эш планы төзелгән. Бик каты су баскан очракта райондагы 146 хуҗалык куркыныч астында кала. Соңгы елларда районда язгы ташу чорында. күпме генә куркынычсызлык булдырырга тырышсалар да, проблемалар әле кала бирә.
Алай-болай була калса, мөлкәтне страховать итү мөмкинлекләре турында да сүз барды.
Ташу бик күп җитди куркынычларга китерергә мөмкин.