Кичә Кама Тамагы районында ”Призывниклар мәктәбе” дигән хокук белеме дәресләре булып узды. Аның эшендә республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм кеше хокукларын яклау буенча вәкил Сария Сабурская катнаштылар.
С. Погодин булачак призывникларны Россия хәрби частьларының тәртибе һәм тудырылган шартлар белән таныштырды. Ә С.Сабурская Татарстаннан Армия сафларына баручылар белән киткән көннән кайтканчыга нинди эш алып барылганлыгы турында сөйләде.
Анда Печище авылыннан Демидов Александр Андреевич та катнашты.