Югары Ослан предприятиеләрендә җитештерелә торган балык һәм сөт продуктлары февральдә уздырылган Роспотребнадзор идарәсе тикшерүендә бик күп кимчелекле яклар ачыкланды.
Сөт продуктларына фальсификацияле төрле кушылмалар өстәлгән һәм туклану өстәлләренә аны җибәрүдән тыйганнар. Алар хәтта балалар бакчаларына да җибәрелгән булган. Бу Закон бозу буенча 6 протокол төзелгән, 44 000 сум штраф салынган.