Ветераннар оешмасының отчет – сайлау җыелышы

2016 елның 27 марты, якшәмбе

Узган атнада ветераннар оешмасы үткән 5 еллык нәтиҗәләре турында исәп-хисап тотты.

Бу чара югары уңышларга ирешеп арабыздан киткән ветераннарны искә алу белән башланды. Алар: Николай Журавлев, Дмитрий Горбунов, Павел Адолин, Прасковья Рябова.

Ветераннар оешмасы рәисе Р.Троицкая районда барган эшләр турында озак сөйләде. Оешмада хәзерге көндә 1200 кеше – 4 сугыш ветераны, 100 тыл батырлары, 280 сугыш чоры балалары, 15 сугыштан тол калган хатын – кыз бар.

Эшчәнлек халыкка ярдәм күрсәтү, мәгариф, культура, сәлмәтлек саклау учреждениеләре белән тыгыз бәйләнештә төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International