Районның ЖКХ бүлегенә еш кына түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итәләр:
- Кеше яшәмәгән чорда коммуналь түләүләрнең размеры нинди булырга тиеш?
Акчаны кабаттан исәпләү торак хуҗасы 5 көннән артык яшәмәгән очракта йортта акча исәпләү счетчиклары булмаган очракта тормышка ашырыла.
Моның өчен 1 айдан да соңга калмыйча язма рәвештә барлык документларны да теркәп кирәкле органнарга гариза язарга кирәк. Анда командировка, авыру турында справка,юлга түләгән билетлар, гостиницада яшәгәнгә квитанцияләр һәм башка документларны теркәргә була.