Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар белән “Заря” совхозында язгы кыр эшләренә хәзерлек турында производство киңәмәсе уздырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р.Гобәйдуллин машина-трактор паркларындагы ситуация белән таныштырды. Ситуация начар: бик күп техника әле язга әзер түгел.
Барлык җитәкчеләрне темпларны арттыру, куркынычсызлык техникасы, язгы ташу, тракторларның техник осмотры турында да катгый карарлар чыгарылды.
« Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе Р.Ганнибаев райондагы чәчә орлыкларын критикалады, агрономнарга кисәтүләр ясады.