Узган җомгада Казан шәһәре Башкарма комитетында ТР ның Экология һәм табигать ресурслары Министры урынбасары Ф.Шакиров Казан, Югары Ослан, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнары белән Санитар-экологик 2 айлык турында утырыш уздырды.
Анда язгы кар эреп беткәч урамнарда, җәмәгать урыннарында, кырларда, урманнарда тиешле санитар-экологик тәртип саклау турында сүз барды.
Бу эшләр 1 нче апрельдән башланып, территорияләрне чистарту буенча массакүләм субботникларга күчәчәк.