Туристлар түгәрәкләргә сәяхәт

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Узган атнада Коргуза мәктәбенең “Эзләнү” һәм “Намус истәлекләре” отрядлары республиканың “Учак” сәламәтләндерү лагеренда булып кайттылар. Алар анда үзләренең яшьтәшләре белән очраштылар.

Районыбызның яшь эзләнүчеләре анда “Советлар Союзы Геройлары адреслары” дигән әдәби – музыкаль композиция алып бардылар.

Ә башка район балалары безнекеләр Суслонгер һәм Нева пятачогыннан алып кайткан экспонатларны кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International