Югары Осланлылар тагын пьедисталда

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Владимир шәһәренең “Лидер” спорт сараенда авыр атлетика буенча 21 яшькә кадәр яшьләр арасында беренчелек ярышлары булып узды. Анда безнең районның данын тагын апалы – сеңелле Голубиналар яклады.

Ярышларда 50 регионнан 250 спортсмен катнашты. Анда катнашыр алдыннан Голубиналарга сайлап алу этабын үтеп, катнашу өчен лицензия алырга кирәк иде.

Модый ярышларда әле алар беренче тапкыр гына катнаша.

- Безнең максат – беренче алтылыкка керү иде. Кызлар бик яхшы үзләрен күрсәтеп, бишенче урынга чыкты. Алар нәтиҗәсе – республика нәтиҗәсе, диде аларныж тренерлары Р.Мансуров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International