Печищеда үзара салым акчасы кая китәчәк?

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Печище авыл җирлеге башлыгы А.С.Шәмсетдинов үзенең секретаре Л.С.Кучумова белән Грузинская урамын йөреп чыктылар. Аларның максаты – референдум аша узган үзара салым акчаларын җыю иде.

Нәтиҗәдә 1800 сум акча җыелды. Бүгенге көнгә авыл кешеләреннән тиешле 298 350 сумнан 160 925 (54%)  сум гына акча җыелган.

Хөрмәтле Печище халкы!

Кем салым акчасын түләмәгән, РФ административ кодексы нигезендә штрафка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International