Буровое Матюшиноның “Идел” яшьләр үзәгендәТР ның иреклек үстерү Үзәге яшьләр һәм спорт Министрлыгы һәм Иҗтимагый Палата ярдәмендә “Җиңү волонтерлары” республика укулары уздырды.
Бу җыен вакытында “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте турында презентация күрсәтелде. Анда муниципаль районнардагы волонтерлар белән җыелыш үткәрделәр, алар арасыннан бу хәрәкәтнең районнардагы һәм уку йортларындагы координаторларын сайладылар.
Ә волонтерлар 2016 нчы елга эш планы төзеделәр, эшләгән эшләре турында хисап тоттылар, тренинг һәм мастер-классларда катнаштылар.