Яшик дуслар бергә-бергә,
Иңеңне куй минем иңгә.
Бәхет телим, бәхет телим
Изге җаннар иңгән җиргә.
Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров һәм культура хезмәткәрләре Рахина Алевтина Васильевнаны туган көне белән котладылар.
Алевтина Васильевна Марида туып үскән, 1957 нче елда Шеланга авылына кияүгә чыккан, ял итү базасында официант булып эшләгән, аннан соң балалар бакчасына завхоз булып күчкән.
Тагын мәктәптә – секретарь, авылда – китапханәче, авыл советында - секретарь эшләрен башкарган. Анда 25 ел хезмәт иткән.
Аның 2 малае, 1 кызы бар, 6 оныгы, 5 оныкчыгы үсеп килә.
Бик озак елларга бәхет, сәламәтлек теләп калабыз.