Авылларда футбол клублары эшли башлады

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Кичә район культура йортында Яшьләр клубы (Югары Ослан) һәм “Сулица” (Куралово) яшьләре мини-футбол ярышларына җыелды.

8-11 яшьлек командаларны әле беренче тапкыр җыюлары. Шулай булуга карамастан, футбол кырында чын-чынлап спорт ярышы булып узды. Кечкенә генә балалар җиңү өчен бик тырышып уйнадылар. Алар өчен әти-әниләре, дуслары, классташлары бик тырышып азартка өндәде. Нәтиҗәдә Югара Ослан малайлары 6:2 хисабы белән җиңде.

Алга таба бу алмаш команда республикада да җиңүләр яулар дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International