27 нче мартта Куралово авылы яшьләре Саба районына мини-футбол ярышларына барды. Бу матч Бөтендөнья көлке бәйрәменә багышланган иде.
Кунаклар командасы дус һәм яхшы итеп хәзерләнгән булып чыкты. Уен шундый кызык., яхшы техникалы, аерым матур моментлары белән тамаашачыларны үзенә тартты.
Нәтиҗәдә кунаклар 12:9 белән җиңделәр. Шулай да, бәйрәм булганга күрә, дуслык җиңде дип әйтергә генә кала.