Бүген районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлҗметдинов чыкты. Беренче булып ул районның ветераннар Советы һәм район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет белән очрашты.
Аннан соң ул взитын мәгариф учреждениеләре, культура сферасы, спорт хезмәткәрләре белән дәвам итәчәк.
Быел ул инде Югары Ослан районына килеп, Макыл авыл җирлегендә узган халык җыенында катнашкан иде. Очрашуда катнашучылар депутатлыкка кандидатны җылы каршылады, сораулар бирде, төгәл җаваплар алды.
Аны бу визитында район башлыгы урынбасары С.Осянин озатып йөри.