Спорт – ул тормыш

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

28 нче мартта Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Районның 85 еллыгына багышланган пландагы спорт декадасы башланды.

Ул декаданың тантаналы ачылышында культура хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы рәисе А.Алексеев һәм авылның актив гражданнары катнашты.

Ярышта 3 команда катнашты: ата-аналар, укытучылар, авыл яшьләре командалары.

Декаданың 1 нче көне футболга багышланды. Анда ата-аналар командасы җиңүгә иреште.

Алдагы көннәрдә тагын яңа спорт ярышлары, яңа җиңүләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International