“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова язгы каникуллар вакытында КФУ базасында узган Н.И.Лобачевский исемендәге I Россиякүләм фәнни конференциядә катнашты. “Свияжск тоткыннары. Рәссам В.М.Голицин» исемле эше белән ул “Татарстан тарихы”секциясендә мактаулы 3нче урынны яулады. Укучыбызны һәм аның фәнни җитәкчесе Ирина Дадыкинаны җиңүләре белән котлыйбыз.
2015-2016нчы уку елында конференция Россиякүләм статусын алды. Конференциянең фәнни комитеты составында Казан Федераль Университетының ректоры Ильшат Гафуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Казан шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Илсур Хадиуллин, “Укытучы газетасы”редакторының урынбасары Ольга Максимовичлар иде.
Үзләренең тикшеренү һәм проект эшләрен яклау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар җыелган иде. Конференциядә 38 фәнни юнәлештәге секцияләр эшләде.
Иң яхшы дип танылган эшләр I,II,IIIнче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Иң яхшы эшләрнең тезислары конференциянең тезислар җыентыгында бастырылачак. Дипломантларның җитәкчеләре Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.