“Игелекле йөрәкләр”

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Мәрхәмәтле эшләр эстафетасы кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернатына “Бәхет мастерское” клубы җитәкчесе Светлана Елисова үзенең командасы белән килде. Картлар аларны елмаеп көтеп алды.

Иң беренче дизайнер Е.Авдейчева фотомаркаларга декорация ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Аларны бисер, төсле песок, мәрҗән, чәчәк, лента, ракушкалардан да ясарга була икән. Барлык эшләр дә бик матур килеп чыкты һәм интернат бүлмәләрендә урын алды.

Программа “Игелекле йөрәкләр” дип исемләнгән концерт белән тәмамланды. Анда бәхет турында бик матур һәм тормышчан җырлар, лирик шигырьләр һәм уен коралларында  уйнаулар да булды. Валентина Царькова һәм Лейсан Халимованың җанга ятышлы җырлары олылар күңеленә бигрәк тә кереп калды.

Ахырдан барысы бергә чәй өстәле янына җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International