Районның картлар йортындагыларга бигрәк тә сәламәтлекнке саклау учреждениеләре ярдәм кулы суза. Алар авыруларның яшь үзенчәлекләрен, физик торышын исәпкә алып төрле процедуралар уздыралар.
Кичә “Язгы мәрхәмәтлелек ае” акциясе кысаларында больницадан профилактика кабинеты җитәкчесе Г.Р.Васильева килеп интернатның медицина персоналы белән сәламәт тормыш рәвеше темасына әңгәмә уздырып китте. Ул “Авыруларның профилактикасы” дигән фильм да күрсәтте.