ТР ның Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгының 2016 нчы елның 28 нче мартында чыккан 54/2 нче номерлы приказы нигезендә барлыкка килгән “Агропромышленность комплексларында язгы кыр эшләрен оештыру” буенча конкурс игълан ителә. Аның сроклары: 4-10 нчы апрель арасы.
Конкурсның максаты – авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү. үсемлекләрнең сыйфатына йогынты ясаучы чараларның үтәлешен күрсәтү.
Безнең районда бу конкурс АПК: АО «Восток Зернопродукт», ООО «АПК Заволжье», ООО «Агрофирма Заря», КФХ «Прокопьева А.И.», ООО «Интехсистем» һәм крестьян хуҗалыкларында барачак.