Республиканың профсоюз активлары киңәшмәсе

2016 елның 1 апреле, җомга

31 нче мартта Югары Ослан районы профсоюзлары координацион Советы рәисе Л.Хурматуллина ТР профсоюзлары Федерациясе активы утырышында катнашты.

Анда сүз республика профсоюзлары, координацион Совет, Министрлар Кабинеты, эш белән халыкны тәэмин итүчеләр арасында йөкләмәләр кабул итү буенча  килешүләр төзү турында барды.

Җыелышта АПК профсоюзлары рәисе Фәридә Гарифуллина, ТР ның хезмәт, эш белән тәэмин итү, социаль яклау министры Эльмира Зарипова АПП РТ президенты Александр Лаврентьев, Дәүләт Думасы депутаты Александр Седякин ЖКХ, халыкның яшәү рәвеше турында чыгышлар ясадылар, проблемаларга тукталдылар.

Ахырдан профсоюз эшләрен матбугат битләрендә яктыртып баручыларның иң яхшылары бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International