Кеше кая гына яшәмәсен, кайларга гына бармасын, үзенең туган ягын, туган җирен сагынып яши, аңа ашкына.
Югары Ослан Җир шарының иң матур почмагына, Идел елгасының уң як ярына урнашкан.
Быел районыбызның 85 еллыгын билгеләп үтә халык. Район турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен 31 нче апрельдә 5 нче сыйныф укучылары “Районның тарихы – безнең тарих” дигән класс сәгатенә җыелдылар.
Викториналар, беренче авыл җирлекләренең килеп чыгышыннан алып, бүгенге район символикасы, хәзерге промышленносте, туризм, Иннополис шәһәренә кадәр тарих белән таныштылар.
Ахырдан районны юбилее белән котлап, открыткалар яздылар.