"Арча ягы - данлы Тукай ягы"

2016 елның 1 апреле, җомга

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең традицияләрен бозмыйча тагын Арча районына сәяхәт кылды.

30 нчы мартта анда ел саен "Арча ягы - данлы Тукай ягы" республика конкурсы уза, быел бу конкурс Г.Тукайның 130 еллыгына багышланды һәм анда республиканың барлык почмакларыннан балалар җыелды.

Бу конкурсның максаты: яшь буында татар сәнгатенә, аның традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү.

ТР ның сәнгать буенча профессорлары безнең район укучыларын бик югары бәяләде. Безнекеләр һәр номинациядә лауреат исемен яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International