Югары Ослан районы прокуратурасы федераль законнарны үтәү йөзеннән медицина һәм халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсенең кайбер төрләренә лицензия уздыруны тикшерде.
Тикшерү барышында районның картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләргә медицина хезмәтенең кайбер төрләре лицензиясез генә башкарылуы ачыкланды. Бу учреждениедә медицина кабинеты, җиһазлар, медперсонал да бар. Регуляр рәвештә медицина осмотрлары үткәрелә, барлык эш тә вакытында үтәлә. Ләкин болар лицензиясез генә үтәлә.
Шуның белән бәйле рәвештә район прокуратурасы интернат директорына җитешсезлек һәм кимчелекләрне бетерү турында представление юллады.