Район имамнары киңәшә

2016 елның 1 апреле, җомга

30 нчы мартта районның актлар залында Югары Ослан имамнары түгәрәк өстәл артына утырдылар. Бу утырышка районның терроризмга каршы комиссия әгъзалары, имамнар, авыл җирлеге башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре җыелган иде.

Республикадан Президент Департаментының дин белән идарә итү киңәшчесе Газизҗанов Альберт Рузалинович һәм район прокуроры Егоров Василий Иванович та катнашты.

Көн тәртибенә:

- Югары Ослан дин әһелләренең эшчәнлеге законнар үтәлеше белән туры киләме?

- Дини экстремизм һәм радикализм профилактикасы, конфессияара мөнәсәбәтләрнең анализы, экстремизмга каршы көрәшнтә конкрет адымнар;

- Район мөхтәсибенең 2015 нче елда дини экстремизмга каршы көрәш буенча алып барган эшчәнлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International