Осланлыларны Хәния Фәрхи куандырды

2016 елның 1 апреле, җомга

Кичә район культура йортында Татарстанның халык артисткасы хәния Фәрхи үзенең группасы белән концерт куеп китте.

Зал туп – тулы, чебен очкан тавыш та ишетелми, халык таң калып Хәнияне тыңлый...

Аның җырлары күңелнең иң ерак почмакларына кадәр үтеп кереп, хисләрне яңарта, кайгы-хәсрәтләрне оныттыра, шатлык өсти.

Аны район кешеләренә шундый бәйрәм бүләк иткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина бөтен халык исеменнән кайнар котлады.

3 сәгатьлек программа сизелмичә дә үтеп китте. Халык бик рәхмәтле Хәниягә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International