Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов АО РПО «Таткоммунэнерго» җитәкчесе Евгений Волков белән район энергетика сферасындагы хуҗалык эшләренең үтәлеше турында киңәшмә уздырды.
Анда 2016 нчы елда суүткәргечләрне, канализацияләрне яңарту, ягулык һәм җылылык бирү каналларын чистарту мәсьәләләренә тукталдылар.
Шулай ук халыкка услугалар күрсәтү килешүләрен дә үстерү, энергия тотылышы өчен бурычларны түләү турында да сүз барды.