ТР ның Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итүенчә, 2016 нчы елда район территориясендә исеркеч эчемлекләр сату буенча 84 литр белән тотылучы кешеләр дә бар.
Ул күрсәткечләрне киметү гражданнарның актив позициясеннән тора. Шуңа күрә эчемлек сатучыларны белеп, алар турында тиешле органнарга хәбәр итүчеләргә хәзерге көндә 1000 нән 3000 гә кадәр акчалата бүләк бирелә.
Аның өчен белгән мәгълүматны “Халык контроле” дигән сайтка фотография һәм фактлар белән җибәрергә кирәк.
Әгәр бу фактлар дөрес булып чыкса, 1 тәүлек эчедә хәбәр бирүче акча алачак. Бар мәгълүмат та конфеденциаль.