Балалар иҗтимагый оешмалары активистларына – профильле сменалар

2016 елның 1 апреле, җомга

Югары Ослан районы укучыларына 4 көн бик күңелле ял итү мөмкинлеге булды. “Костер” профильле сменаларда Югары Ослан балалары өчен балалар иҗтимагый оешмасы активистлары ял итте. Шундый маҗаралы, күңелле, мавыктыргыч итеп төзелгән иде программа!

Күбрәк чаралар спорт һәм патриотик юнәлешкә караган. Районнан “Йөрәк истәлеге” дигән эзләнү отряды да барып кайтты.

Мастер-класслар, фильмнар, тренинглар карадылар. Төрле спорт уеннары уйнадылар, җырладылар...

Кайтып киткәндә бүләкләр һәм дипломнар да алдылар. Бу көннәр балалар күңелендә бик озакка сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International