Кошлар көне

2016 елның 2 апреле, шимбә

Ел саен 1 нче апрелъдә Бөтен планета Халыкара кошлар көне – милләтара экологик бәйрәм билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең бик бай тприхы бар. 1905 нче елда кошларны саклау буенча Халыкара Конвенция төзелде. Ә 1927 нче елдан бирле СССР да кошлар көне дип бәйрәм ителә башлады.

Бүгенге көндә дә балалар яз җитүгә кош оялары ясый башлыйлар, алар янына җимлекләр эләләр. Коргуза мәктәбе укучылары бу эшне каникуллар башланганчы ук тотындылар. Алар үзләренеә “Алтын бизәк” дигән түгәрәгендә ясаган сыерчык ояларын авыл буенча элеп йөрделәр. Бу проектларын тормышка ашырырга аларга предпринимательләр Лазарев И.П. һәм Титов А.В.  булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International