Шимбә киңәшмәсе

2016 елның 2 апреле, шимбә

Район башлыгының эш графигына 2 нче апрельдә узачак аппарат киңәшмәсе кертелгән. Анда сүз  2 нче кварталда эшләнәсе эшләр планы турында бара.

Моңа кадәр һәр урындагы җитәкче, һәр башкарма комитет хезмәткәре, аппарат вәкилләре башлыкка эш планнарын тапшырган иделәр. Киңәшмә барышында башлык планнарның төзелешенә, эчтәлегенә кисәтүләр ясады, күрсәтмәләр бирде.

Планлы эш кенә нәтиҗәләр бирүенә, аларны төзегәндә әһәмиятлерәк эшләргә игътибарны көчәйтүгә акцент ясады.

Шуннан соң Апарат җитәкчесе Л.Никитина электрон документлардагы үзгәрешләргә игътибарны юнәлтте. Анда “Үткәрәсе чаралар планы” дигән бүлектә өстәмәләргә басым ясалды.

Эшләрегезне дөрес итеп планлаштырырга тырышыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International