Кешеләргә һәм туган якка мәхәббәт

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Туган туфрак җаның-тәнең аша
Каның тамырланган туфрак ул
Илең, телең, суың бергә килеп
Чорналган бер сихри йомгак ул!

Бу чарага район башлыгы Марат Зиатдинов, аның урынбасары Сергей Осянин, Щипачева Нина Васильевна, Миннуллина Әлфия Әхмәдулловна чакырылган иде.

Чараны алып баручылар Белкина Т.А, Гарифуллина Р.М. авылның 85 еллык тарихына тукталдылар. Алар экраннан елдан-ел барган үзгәрешләргә тукталдылар.   

Сәхнәгә бер-бер артлы авыл үсешенә зур өлеш керткән Г.Н.Тихонова, Г.Г.Федорова, В.Г.Маслов, В.А.Чернышов күтәрелделәр.
Тагын бик күп кешеләрнең фамилияләре яңгырады. Ул вакытта эшләгән, халыкка социаль ярдәм күрсәткән объектлар аталды.
Бу очрашуны оештыручыларга барысына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башлыгы Марат Зиатдинов та авылның үсешенә зур өметләр баглавын белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International