2 нче апрельдә Яр Морквашы авылында яшәүче Александр Иванович һәм Валентина Митрофановна Ивановларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Бу дата белән юбилярларны котларга авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре, район ЗАГС башлыгы Наталья Кадырова килгән иде. 50 ел гомерләрендә алар 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш авырлыклары аларны бөкмәгән , әле һаман исән – имин яшәп ята алар.
Юбилярларга бик күп җылы сүзләр яуды бу көнне. Аларның исемнәре районның Почет китабына кертелде. Район башлыгының Рәхмәт хаты да тапшырылды, бүләкләр дә бирелде. Озын тигез гомер телик аларга!